Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Дуслык турында әкият

Дусларны бит матурлыгы өчен сайламыйлар.

Борын-борын заманда түгел, безнең заманда булган бу хәл. Шәһәр янындагы бер бик матур урман эчендә яшәгән ди ике дус - Каен кызы белән Чыршы кызы. Алар бергә-бергә, ел үсәсен ай үсеп, ай үсәсен көн үсеп, бик купшы, чибәр кызлар булып буй житкәннәр.  Тирә-юньдәгеләр сылу, зифа буйлы, бөдрә чәчле Каен кызына бигрәк тә 
сокланганнар. Аңа hәрчак мактау сүзләре яудырганнар. Каен кызы бу сүзләрдән масая башлаган.  Дусты Чыршыны тиң күрми, сөйләшкәндә эреләнә, түбәнсетә башлаган: “ Син бигрәк сөйкемсез, житмәсә, ботакларың да энәле, чәнчергә генә торалар!”-дигән ул. 

Чыршының исә Каенның кыланмышларына исе китмәгән, барыбер элеккечә якын күргән. Менә салкын җилләр искән, яңгырлар ява башлаган, көз җиткән. Каен кызының яфраклары саргаеп коелган, тәннәре өши башлаган. Ярый әле янында Чыршы дусты булган, ул аны салкын җилләрдән ышыклап торган. Озакламый карлар да ява башлаган, кыш җиткән. Урманга килүчеләр ап-ак кар дөньясында балкып, купшыланып утырган яшел чыршыга сокланганнар, кечкенә балалар аның тирәсендә әйлән-бәйлән уйнаганнар, ә каенга күз дә салмаганнар. Каенга бик күңелсез булган. Чыршы аның күңелсезләнгәнен күреп: “Матурлык - бер көнлек, дуслык - гомерлек. Дустым, бер дә борчылма, тиздән яз килер, син тагын яшел күлмәгеңне киярсең, кояш нурларында коенып, бергә-бергә җәй уздырырбыз. Дусларны бит матурлыгы өчен сайламыйлар, мин сиңа һәрвакыт дус булып калырмын”, -дигән. Каенга үзенең тәккәберлеге өчен оят булган. Ул үзенең шундый тугъры дусты булуына шатланган, башка бер дә масаймаган. Ике дус, бер-берсенә терәк булып, бик озын, матур гомер кичергәннәр. 

Чаллы шәһәре 14 нче гимназиясенең 8 нче “Б” сыйныфы укучысы Хаҗиева Ләйлә.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев