Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Дуслык һәм татулык турында әкият

Борын-борын заманда яшәгән Зурбай исемле бер аю.

Борын-борын заманда яшәгән Зурбай исемле бер аю. Җәйге бер матур 
көндә Зурбайны дусты Батыр туган көнгә чакыра. Батыр футбол уйнарга бик 
ярата, шуңа Зурбай аңа туп буләк итәргә уйлый.
Бара икән Зурбай урман буйлап, караса, елга ага. Елга бик тирән, киң икән. Ә 
күпернең бер жире җимерелгән. Аптырап кала Зурбай, бик борчыла. Караса,
аның Бим исемле кондыз дусты йөзеп бара, ди.
Зурбай кондызга:
- Сәләм, Бим, миңа елга  аша чыгарга булыш әле. Мин туган көнгә соңга 
калам.
- Яхшы, - ди Бим. Ул бер агачны аудара да Зурбай елга аша чыга.
Бара икән Зурбай, караса, бик текә яр, нишләргә – аптыраган. Шунда аның 
дусты Феникс кошы оча бара икән. Зурбай Феникс дустына: “Миңа шушы ярны чыгарга булыш әле", ди. Феникс Зурбайны уттырта да тиз генә Батыр дусты янына илтеп куя.
Батыр дусты Зурбайны күргәч, бик сөенә. Алар бик күңелле итеп Батырның туган көнен үткәрәләр, футбол уйныйлар, тәмле әйберләр ашыйлар.
Ахметшин Тимур, Чаллы, 2нче гимназия, 3А сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев