Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Чисталык яратучы песи

Борын-борын заманда түгел, хәзерге заманда, яшәгән, ди, бер песи. Ул бик тә чисталык яраткан. Һәр иртәне матур күлмәген кигән, битләрен, кулларын юган. Өен һәрвакыт җыештырып торган. Песинең бик тә дөнья гизәсе килгән.

Менә бер җәйге матур көнне песи юлга җыенган. Бара икән, үзенчә җырлый-мырлый икән. Урманга керүгә, песи зур гына чүп өемен күреп аптырап калган. Ул арада, ботакларны сындырып, ике малай килеп чыккан. Песи, агач артына качып, аларны күзәтә башлаган. Малайлар чүпләрне, кырмыска ояларын туздырып, алга таба киткәннәр. Артында кыштырдаган тавышка борылып караса, аңа куян карап тора икән.

– Син каян килеп чыктың, өй песие? – дип сораган куян.

– Менә дөнья күрергә, ил гизәргә дип чыккан идем, куянкай, тик куркып калдым. Ниндидер малайлар чүпләрне, ояларны  туздырып киттеләр.

– Хәзер кешеләр урманга ял итәргә килгәч, чүпләрен җыймыйлар. Бар урман кәгазь һәм төрле чүпкә батты, – дип уфтанган куян.

– Нишләргә соң? Болай ярамый бит. Әйдә, урмандагы җәнлек-җанварларны җыеп, киңәшеп карыйк, куян дус, – дигән песи.

Тиз арада урманда яшәүче барлык кош-кортлар, җәнлекләр аланга җыелган. Урманның иң дәрәҗәле, иң акыллы кошы ябалак сүз башлаган:

– Урманыбыз, сулыклар һәм чишмәбез чүпкә батты, нишлибез?

– Әйдәгез, берәрсен авыл мәктәбенә җибәрик, балалардан ярдәм сорыйк, үзебез генә урман-суларны, чишмәне чистарта алмабыз, – дигән карт тиен. Бу тәкъдим барысына да ошаган.

– Бүген биредә өй песие дә катнаша. Аңа кешеләр белән сөйләшү җиңелрәк булыр, – дигән куян.

Барысы да песигә караганнар, аннан җавап көткәннәр.

– Мин бит ил гизәргә, дөнья күрергә дип чыгып киткән идем. Тик урманны бу хәлдә калдырып булмас, – дигән песи.

Мәктәпкә баргач, песи үзенең ни өчен килгәнен сөйләп биргән.

– Рәхмәт сиңа, песикәй, – дигән укытучы.

Озак та үтми, урман балалар тавышыннан гөр килеп торган. Бар чүпләр җыелган, капчыкларга салынган. Теге ике малай да бик тырышып эшләгән. Алар башка чүпләрне таратмаска сүз биргәннәр.

Урмандагы барлык кош-кортлар да, җәнлекләр дә урман-суларның чистарып калуына бик сөенгәннәр. Ә балалар кешеләргә хат язганнар, чисталыкны сакларга чакырганнар.

Песи дә кире өенә кайткан. Ул инде үзенең матур өен сагынып та өлгергән икән.

Лилиана Павликовская, Яңа поселогы мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев