Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Чебиләр ничек тәртипкә өйрәнә яки аларның чит планетага сәяхәте

Яшәгән, ди, әтәч белән тавык. Аларның кызлары, матур ак чебиләре булган.

Яшәгән, ди, әтәч белән тавык. Аларның кызлары, матур ак чебиләре булган. Алар бик иркә булганнар, бер дә эшләргә яратмаганнар,  үз матурлыкларына сокланып гел чабышып, сугышып уйнап йөргәннәр. Әтәч кызларын үз-үзләрен якларга, ә тавык ризык табарга, тирә-юньне чүпләмичә чистартып торырга өйрәтмәкче булганнар. Ләкин чебиләр бу эшләрнең берсен дә эшләргә теләмәгәннәр. Тавык тапкан җимне ашап, тирә-якка чүп-чар ташлап, әтәчнең аларны ишегалдындагы һәр кош-корттан яклавыннан  файдаланып, рәхәтләнеп  яшәгәннәр.

Көннәрдән бер көнне, иске сарайда уйнап йөргәндә, алар бер могҗизага тап булалар. Әби белән бабайның җәйгә дип кунакка кайткан оныклары ниндидер тимер-томыр кисәкләреннән ялтырап торган бик матур тартма ясап куйган. Ә бүген аңа төрле лампочкалар куялар. Бу хәлләрне чебиләр качып кына күзәтеп тордылар да, малайлар киткәч тиз генә тартма эченә кереп киттеләр. Менә монда бер хикмәт ичмасам, ниләр генә юк... Чебиләр күзләренә  күренгән барлык төймәләргә бастылар, ниндидер тимерләрне бордылар, алар шулкадәрле мавыктылар тартманың ишекләре ябылып аның кузгалып китүен дә сизмәделәр.  Су  коенырга баручы балалар, кинәт кенә Салих бабайларның сарай түбәләре ике якка шуышып ачылып аннан ниндидер сәер шакмакның очып  чыгып китүен күреп шаккатып тордылар.  

Шакмак тавышсыз һәм төтенсез генә очып барды да ниндидер бер планетага төшеп туктады. Кинәт ишекләр ачылды һәм бөтен җиргә яктылык тулды. Караңгы сарай эчендәге чебиләр үзләренең кая килеп эләгүләрен аңлый алмыйча тордылар. Чебиләрнең кинәт тамак төпләре кибеп китте, ачлыктан эчләре авырта башлады. Алар як-якка карадылар, ләкин ашарга яраклы бер генә нәрсә дә күрмәделәр. Әйләнә –тирәдә  таш һәм комнан кала берни дә юк иде.  Кинәт кызу ком аларның тәпиләрен пешерә башлады, ә ташлар бигрәк тә кайнар икән. Алар мичтәге кызыл күмергә охшаган иде. Чебиләр елый-елый әле бер, әле икенче якка йөгерештеләр. Алар әтәчне, тавыкны, үзләренең ишегалларын сагындылар. Бер бөртек ризык та таба алмагач, кире үз тартмаларына керделәр. Ләкин тартма тиз генә кабынырга теләмәде, чөнки ул газ ягулыгы белән хәрәкәт итә. Ә газ бөтенләй калмаган иде.  Шүрлекләрне актара тогач, алар запас газ балоннары таптылар һәм кире җиргә юл тоттылар.

Аларның шакмаклары нәкъ үз ишегалларына очып төшә һәм чебиләр шатланышып тизрәк әниләре янына йөгерделәр. Ә тавык белән  әтәч чебиләрен көтә-көтә бик кайгырган булалар, чебиләрне күргәч алар үз күзләренә үзләре ышана алмый торалар.

Менә шул көннән соң чебиләр акылга утыралар, симез–симез суалчаннарны үзләре табып ашарга өйрәнәләр.Ишегалдын исә тирә – юньдә иң чистасы итеп җыештырып торалар. Сарайга керсәләр дә теге серле тартма янына якын да килмиләр.

Инсаф Касыймов, Арча районы, Мәмсә башлангыч мәктәбе, 3 нче класс.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

27

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    4

    0

    Молодец Энем

    • аватар Без имени

      2

      0

      Инсаф молодец! Бик яхшы матур әкиятең@