Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Батыр куян

Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди бер куян. Бер көнне куян уйнарга дип урманга чыгып киткән.

И рәхәтләнеп сикергәләп уйнап йөри икән болында! Бервакыт ниндидер тавыш ишеткән. Тавыш килгән якка барып караса, агач төбендә бер кечкенә генә керпе малае елап утыра икән.

- Нәрсә булды, нишләп монда елап утырасын? - дип сораган аңардан куян. Керпе малае елый-елый җавап биргән:

- Ииии, менә әниләрем өйдә генә тор без кайтканчы, дип чыгып киткәннәр иде, тыңламадым, уйнарга чыгып киттем. Озак итеп уйнап йөреп адаштым, хәзер кайтырга юлны таба алмыйм, - дип тагын да ныграк еларга тотынган. Куян аптырап тормаган, Керпе малаен кулыннан җитәкләп алган да сукмак буйлап киткән. Менә юлда аларга Аю бабай очраган. Аю бабай:

- Нишләп йөрисез болай? - дип сораган.

Куян аңа ничек урманда Керпе малаен очратуы, аның адашып өйгә кайта алмавы турында сөйләп бирә.

- Кайгырмагыз, балалар, мин сезгә юлны күрсәтермен - дип җавап бирә Аю бабай. Куян белән керпе малае Аю бабай артыннан ияреп китәләр.Бик матур аланга барып җитәләр. Алан уртасындагы бер биек агач төбендә Керпе малаенын әнисе Керпебикә елап утыра икән. Керпе малаен күргәч ул бик шатлана, аны кочаклап ала. Керпе малае да яңадан әти-әнисеннән сорамыйча уйнарга ерак китмәскә сүз бирә. Ә Керпебикә Куян белән Аю бабайга бик күп итеп рәхмәт әйтә. Аю бабайны тәмле бал, ә куянны кишер белән сыйлый.

Азнакай шәһәренең 3нче “Айсылу” балалар бакчасы тәрбиячесе Галиева Гүзәлия Галимҗан кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев