Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Ба­ка ба­кыл­дык­лар һәм Җә­ен ма­ла­е

«Ба­ка ба­кыл­дык­лар һәм Җә­ен ма­ла­е» әки­я­тен а­лык Бис­тә­се ра­йо­ны, Олы Ел­га авы­лы «У­мыр­за­я» ба­ла­лар бак­ча­сы тәр­би­я­че­се Ну­рия Сәй­фет­ди­но­ва язган.

Җәй­ге эс­се көн­нәр­дә күл бу­ен­да су­га чу­мып уй­на­ган ба­ка ба­ла­ла­рын, ба­лык­лар­ны ба­ры­гыз­ның да күр­гә­не бар­дыр, мө­га­ен. Мин сез­гә эш сө­ю­чән ба­ка ба­ла­ла­ры һәм Җә­ен ма­лае ту­рын­да сөй­лә­мәк­че бу­лам да ин­де. Әнәк ди­гән кеч­ке­нә ге­нә күл­дә бик иш­ле Ба­ка ба­кыл­дык­лар га­и­лә­се, ә күр­ше­лә­рен­дә бик ир­кә Җә­ен ма­лае яшә­гән, ди. Ба­ка ба­кыл­дык­лар га­и­лә­се элек-элек­тән ты­рыш­лык­ла­ры бе­лән дан тот­кан. Ба­ка ба­кыл­дык кеч­ке­нә­дән ба­ла­ла­рын эш сө­яр­гә өй­рәт­кән. Ба­ка кыз­ла­ры суү­сем­нәр җы­еп кип­тер­гән­нәр. Ә Җә­ен ма­лае бик ир­кә бул­ган: эш эш­ләр­гә бер дә ярат­ма­ган. Ул сал­кын ләм ас­тын­да гы­на ят­кан, бик ял­кау бул­ган, ди. Бик соң йок­лар­га ят­кан һәм иң со­ңын­нан ки­е­ре­леп, су­зы­лып йо­кы­сын­нан тор­ган, ди.

Ба­ка ба­кыл­дык ма­лай­ла­ры кыш җит­кән­че дип өй тө­зе­гән­нәр: кай­сы вак таш­лар, ка­быр­чык­лар та­шы­ган, кай­сы бал­чык из­гән.

Ә Җә­ен ма­лае көл­гән ге­нә:

– Мин бо­лай да боз ас­тын­да, ләм ас­тын­да туң­мыйм, – ди­гән.

Ме­нә сал­кын, бу­ран­лы кыш кил­гән. Ба­ка ма­лай­ла­ры, кыз­ла­ры мич ба­шын­да җы­лы­нып, җыр җыр­лап, чи­гү чи­геп, тал­чы­бык­тан кәр­зин үреп җы­лы­да уты­ра­лар, ди. Җә­ен ма­ла­е­ның исә мы­ек­ла­ры бәс­лән­гән, кал­ты­ран­ган, туң­ган, тән тем­пе­ра­ту­ра­сы кү­тә­рел­гән, ди. Ба­ка ба­ла­ла­ры шу­га­лак­та шу­ып, уй­нап йөр­гән­дә, Җә­ен ма­ла­е­ның ту­ңып, теш­лә­ре-теш­кә ти­ми­чә де­рел­дәп тор­га­нын кү­реп ал­ган­нар һәм үз­лә­ре­нең җы­лы өй­лә­ре­нә алып кайт­кан­нар, ди. Ба­ка ба­ла­ла­ры Җә­ен ма­ла­ен ши­фа­лы үлән чәй­лә­ре эчер­теп дә­ва­ла­ган­нар, җы­лы урын­да тө­реп йок­лат­кан­нар, ди. Ба­ка-ба­кыл­дык  Җә­ен ма­ла­е­на: «Ча­наң­ны җәй­дән, ар­баң­ны кыш­тан әзер­лә!» – дип әйт­кән, ди. Шун­нан, Җә­ен ма­лае да ял­кау­лан­мас­ка, эш сө­яр­гә вәгъ­дә бир­гән.

Үз күз­лә­рем бе­лән күр­дем: Җә­ен ма­лае ләм­нән зур са­рай сал­ган, ти­рә­сен­дә ка­мыш­лар, төн­бо­ек­лар, алар ара­сын­да ба­ка кыз­ла­ры, егет­лә­ре җыр­ла­ша иде.

Ну­рия Сәй­фет­ди­но­ва, Ба­лык Бис­тә­се ра­йо­ны, Олы Ел­га авы­лы «У­мыр­за­я» ба­ла­лар бак­ча­сы тәр­би­я­че­се.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев