Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Аю малае белән куян кызы маҗаралары

Бик матур бер урманда яшәгәннәр ике дус – куян кызы һәм аю малае. Алар һәрвакыт бергә дус, тату булып уйнаганнар.

Көннәрдән бер көнне бу ике дус, уен белән мавыгып китеп, озын бер юл кырына килеп чыкканнар, ә юлның икенче ягында, бар җиргә төрле-төрле утларын сибеп, якты, матур шәһәр тора икән. Куян кызының да, аю малаеның да бер дә мондый зур шәһәрне күргәннәре булмаган. Аларның бу шәһәргә барасылары бик тә килгән, ләкин бу ике дус юл кагыйдәләрен белмәгәннәр һәм юлның икенче ягына чыга алмаганнар.
Шулай, ни эшләргә белми торганда, бу ике дусның каршысына Полиция хезмәткәре килеп чыккан. Аю малае белән куян кызының юл кырыенда нишләп торганын сораган.

Шунда аю малае үзләренең юлның теге ягында урнашкан, матур шәһәрне якыннан күрәселере килүе турында әйткән. 
– Бу гүзәл, мең еллык тарихы булган шәһәр Казан диеп атала. Мин сезнең бу теләгегезне үтәргә риза, тик бер шарт белән”, – дигән Полиция хезмәткәре. 
– Ә сез, минем нәни дусларым, юл кагыйдәләре белән танышмы соң? – диеп сораган.
Аю баласы белән куян кызы “юк” диеп башларын аска игәннәр.
— Казан шәһәре бик зур, аның истәлекле, матур урыннары бик күп. Алар белән танышу, аларны якыннан күрү өчен сезгә, нәни дусларым, иң элек юл кагыйдәләрен белергә кирәк. Ә бу эштә мин сезгә рәхәтләнеп булышам: әйдәгез минем белән, җәяүле дусларым. Менә күрәсезме, алда юл кырыенда төрле утларын уйнаткан багананы? Ул – светофор сигналы диеп атала.

Светофор сигналы төсләре: кызыл сигнал – тукта дигәнне, сары сигнал - әзерлән дигәнне, ә яшел сигнал – юл ачык, барырга ярый дигәнне аңлатып тора.
Ә менә монысы - “җәяүлеләр кичүе”. Ул булган җирдән генә юлны үтәргә ярый, – диеп кисәтә полиция хезмәткәре.

Шулай итеп, аю баласы белән куян кызы, “яшь җәяүлеләрнең дуслары” белән танышып, аларны истә тотып, үзләренә ярдәм иткән полиция хезмәткәренә рәхмәтләрен әйтеп, рәхәтләнеп гүзәл Казаныбыз буенча сәяхәткә киткәннәр.


Мөхәмәтҗанова Гөлнур Харис кызы, Казан шәһәре, 268 нче балалар бакчасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев