Реклама
Яшәгән, ди, булган, ди, урманчы. Ул гел урманны саклаган.
Беркөнне урманчы куян баласының яралы аягын бәйләгән вакытта, аның өстенә черегән агач сынып төшә дигәндә, аю килеп җитеп, аны коткара. Ә икенче көнне урманга аюны атарга киләләр. Урманчы аларны куып җибәрә. Шулай, бер-берсенә рәхмәт әйтеп, тагын да ныграк дуслашып, бүгенге көндә дә матур гына яшиләр, ди.
Иминов Кәрим, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз