Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Әтәч һәм тавыклар (әкият)

Әби белән бабайның ишегалдында тавыклары белән әтәч яшәгән ди.

Әби белән бабайның ишегалдында тавыклары белән әтәч яшәгән ди.Әтәч бик купшы булган икән, кояшта койрыклары төрле төсләргә күмелеп ялтырый, аякларында кызыл читекләре, горур атлап йөри – үзен нәкъ патша итеп хис итә ди. Ләкин аксыл төстәге тавыкларга бу бер дә ошамаган, аларның әтәчкә өстенлек бирәселәре килмәгән. Әтәч «кикрикүк» дип иртә таңнан уята, болар тормыйлар икән, «йомырка салырга вакыт» дигәчтен дә үз көйләренә йөри бирәләр икән.

Торган-торган да әтәч, бу тавыклар белән көн күреп булмас дип, үзенә яңа иптәшләр эзләргә булган. Беренче итеп, агачта утырган каргага караган.

– Карга, карга, әйдә дус булабыз, – дигән.
– Мен минем янга, бергә серләшербез, — дип җавап кайтарган карга.
– Соң мин бит биеккә оча алмыйм.
– Хи, нинди дус инде алайса син миңа, – диеп карга очып та киткән.

Әтәч капка астыннан чыккан да урам буйлап яңа дус эзләвен дәвам иткән. Бара-бара елга буена барып җиткән. Елгада чуртан балыгы йөзеп йөри икән.

– Әй, чуртан, – дип кычкырган әтәч, – әйдә синең белән дус булабыз!
Чуртан балыгы йөзеп килгән дә:
— Төш минем яныма, бергә йөзәрбез, — дигән.
— Мин бит суда йөзә белмим, — ди икән әтәч.
— Суда да йөзә алмагач, ничек дус булыйк инде, — дип чуртан китеп тә барган.

Үзенә яңа иптәшләр таба алмыйча, әтәч кире өенә кайтырга булган. Көнозын әтәч булмагач, тавыкларга да күңелсез булган икән,  аны бик сагынып каршы алганнар, моннан соң тыңларга сүз биргәннәр. Әтәч тә тавыкларны яратып, үземнекеләрдән дә яхшысы юк инде дип «кикрикууук» дип кычкырып җибәргән ди.

Гайфетдинова Ильмира.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев