Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Алмачуар һәм Ромашка (әкият)

Яхшылык җирдә ятмый, үзеңә кайта! Әкият шул турыда.

Борын-борын заманда, күршеләр булып яшәгәннәр ике ат. Боларның булган колыннары, берсе Алмачуар исемле, икенчесе Ромашка. 
Күршеләр бер-берсе белән бик дус яшәгәннәр, колыннар бергә уйнап үскәннәр. Көннәрдән бер көнне бу ике колын әниләреннән рөхсәт сорап, үзләренең аланнарына уйнарга, яшел, сусыл хәтфә үлән белән сыйланып кайтырга дип чыгып киткәннәр.
Аланда уйнаклап йөргәндә ишетәләр бер елаган тавыш, барып карасалар күрәләр бер кош елый:
– Ник елыйсың, ни булды? – дип сораган Алмачуар белән Ромашка.
– Менә кошчыгым ялгыш егылып төште, шуңа елыйм.
– Елама, тынычлан, – дигәннәр аңа колыннар, – без хәзер сиңа булышабыз, – дип, кошчыкны оясына күтәреп куйганнар. Кош аларга бик зур рәхмәт әйткән.
Көне буе ике колын адашкан куянга, аягын авырттырган төлке баласына ярдәм итеп, кич җиткәнен сизми дә калганнар. Кайтыр юлга чыккач боларга бүреләр очраган:
– Шәп булды әле, хәзер без сезнең белән тамак ялгыйбыз, – дип бик шатланышканнар бүреләр.
Араларында өлкән бүре әйткән:
–Туктап торыгыз әле, әгәр дә бу колыннар берәр изгелек кылган булсалар, без аларны җибәрербез, – дигән.
– Көн буе нишләп йөрдегез? Сөйләгез! – дигән өлкән бүре Алмачуар белән Ромашкага.
Колыннар көн буе сусыл хәтфә үлән белән сыйлануларын, ничек итеп баласын югалткан кошка, адашкан куянга, аягын авыртырган төлкегә ярдәм итүләрен сөйләп биргәннәр.
Шулай итеп алар үзләренең игелекле эшләре аркасында бүреләрдән котылганнар.

Менә шулай, нәни дусларым, беркайчан да яхшылык эшләргә онытмагыз, яхшылык җирдә ятмый, үзеңә кайта!


Мөхәметҗанова Гөлнур Харисовна, Казан шәһәре, 268 нче балалар бакчасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев