Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Аландагы дуслык

Борын-борын заманда, хәтта минем әбием дә сабый булган чагында, җәйнең бик матур мәлендә булган, ди әлеге вакыйга.

Борын-борын заманда, хәтта минем әбием дә сабый булган чагында, авылыбызның иң гүзәл табигатьле болын буенда, җәйнең бик матур мәлендә булган, ди әлеге вакыйга.

Аланның иң түрендә, кояшның иң җылы нурларына коенып Ромашка кызы яшәгән, ди. Ул бик матур, ләкин бик мактанчык, җитмәгәненә үзе турында бик югары фикердә булган, ди. Янәшәдә үскән бер генә үләнгә дә көн күрсәтмәгән. Иртәдән караңгы төнгә кадәр үзенең матурлыгына хозурланып яшәгән, ә әйләнә-тирәдәге чәчәкләр һәм үләннәр белән аралашуны кирәк дип тапмаган.

Ромашка кызы белән янәшәдә генә үскән Кычыткан малае аңа берничә тапкыр сүз катып караган, ләкин җавапка үзеннән көлү генә ишеткән. Ромашка кызы аңа:

- Мин синең ише чәчәк тә ата алмый интегүче, үзе күңелсез, үзе чагучы вак-төяк үләннәр белән бер аланда үсәргә дә оялам! – дигән.

Әлеге сүзләрдән  Кычыткан малаеның хәтере калган һәм ул Ромашка кызына игътибар итми башлаган.

Шулай, бер матур көнне аланга балалар килгәннәр. Алар рәхәтләнеп уйнаганнар, көлгәннәр. Ромашка кызы балаларның игътибарын җәлеп итергә теләп ап-ак таҗларын күпертеп, яфраклары белән нечкә биленә таянып җил уңаена чайкалган. Әлеге матурлыкны балалар тиз күреп алганнар, әлбәттә. Аларның берсе Ромашка кызын өзеп алырга дип аңа таба нәни кулларын сузган. Ромашка кызы, куркуга төшеп, ярдәм сорап кычкыра башлаган:

- Зинһар өчен, ярдәм итегез!

- Мине үлемнән коткарыгыз?- дигән ди.

Аны аланда ишетүчеләр күп булса да, ярдәмгә килергә теләүчеләр табылмаган. Бары тик Кычыткан малае гына битараф кала алмаган. Бала  Ромашка кызын өзергә дип үрелүгә, Кычыткан малае үзенең яфраклары белән аның кулына кагылган һәм бала кулы чагылуга түзә алмыйча аланнан йогергән. Ромашка кызы үзенең исән калуына бик сөенгән һәм үзенең гаебен танып, Кычыткан малаеннан гафу үтенгән, ди.

Шушы көннән башлап безнең авыл аланында бер генә мактанчык үлән дә үсмәгән. Ромашка кызы белән Кычыткан малаена килгәндә исә, алар караңгы көзгә кадәр бер-берсе белән дус булып, ярдәмләшеп шул аланда яшәгәннәр. Аларның дуслыгы турында әле аланда бүген дә искә алып сөйләүче куаклар бар, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев