Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият язабыз

Ахмак аю (әкият)

Аюга тавис койрык бәхет китергәнме? Әкият шул хакта.

«Ник шулай елыйсың,
Юләр син, әй, Аю?»–
«Ничек еламаска?
Бәхет елмаймый.
Бәхетсез булып мин 
Тудым бит койрыксыз.

Урамдагы ахмак этләр дә,
Койрыкларын болгап арттан йөгерә.
Хәтта шаян ала мәчеләр,
Койрыклы бит без, - диләр.
Мин генә берүзем бәхетсез,
Урман буйлап йөрим, койрыксыз.

Байтар, дустым, байтар,
Син мине кызган.
Тизрәк койрык тегеп 
Син мине, коткар!»
Байтар елмайды да,
Җайлап эндәште,
Ахмак Аюга юаныч әйтте:
«Ярар, дустым, мин әзер.
Койрыклар куям алдыңа хәзер.
Кәҗәнеке дә, атныкы да, 
Озын ишәк койрыгы да бар.
Мин сиңа, дустым, хезмәт итәрмен:
Телисең икән дүртесен дә бәйләп китәрмен...»
Аю койрыклар киеп карады.
Көзге алдында йөри башлады.
Әле мәче, әле эт булып кылана
Хәйләкәр төлке читтәрәк тора.
Ә Төлке көлә: “Бик гади син, Аюкай!..
Син үзеңә, затлы тависныкын ал.
Алтын ул, яшел һәм зәңгәр.
Бөтен дөньяга ул нурын сибәр!
Әй, Аю, сиңа койрык килешер,
Урман җәннекләре бар да көнләшер!”
 Аю шатлана әйткән сүзләргә:
“Лаеклы бүләк булыр бу миңа!
Күз алдыңа китер, ахирәт,
Ничек килешә миңа бу бүләк.
Тау, урманнар буйлап узармын,
Барлык хайваннарның аңын җуярмын.
Нинди чибәр килә диярләр!
Мин Аюны күргәч, көнләшеп үләрләр!”
Байтар аюга бер киңәш әйтә:
“Кирәкми сиңа тавис койрыгы,
Кәҗәнеке дә ярый үзеңә!
Ал шуны гына артык кыланма!”

“Кирәкми мина сарык, кәҗәләр!
Бир әле миңа тавис койрыгы,
Шундый матурлык,сибелсен нуры!”

Таулар артында аю күренә.
Аның артыннан нурлар сибелә,
Аю бик горур Тавис кошмыни.
Аю үзендә кимчелек күрми.
Ә төлке аю тирәли чуала.
 “Нинди шәп койрык! - дип ул да таң кала.

Урман янына аучылар килде,
Ахмак Аюны шунда ук күрде.
Сазлык каршында Аю утыра.
Төлке алдында мактанып тора.
Аучыларны ишетми, күрми ул,
Этләр өргәнен  дә сизми ул.
Менә мескенне тотып алдылар,
Сукмак буена бәйләп салдылар.
Төлкегә кызык, Аюдан көлә:
«Ай, тавис-Аю - озак йөрмәдең,
Акылың булмагач, койрыгыңнан рәхәт күрмәдең!”

Сибгатуллина Лилә Марат кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев