Ислам динендә сәламләшү тәртибе
Кәүсәр чишмәсе

Ислам динендә сәламләшү тәртибе

Ислам динендә сәламләшү әдәбе бар. Кем кемгә сәлам бирергә тиеш? Кемгә сәлам бирү дөрес булмас? Беләсезме, дуслар?

Сәламләшү тәртибе:

Кем — кемгә сәлам бирергә тиеш?

  • Аякта йөри алган кеше утырган кешегә сәлам бирер.
  • Аз кеше күбрәк кешегә сәлам бирер.
  • Яшьләр картларга сәлам бирер.
  • Малы, нигъмәте күбрәк кеше беренче булып сәлам бирер. Миграҗ кичәсендә, Пәйгамбәребез Аллаһ белән очрашканда, аңа Аллаһы Тәгалә беренче булып сәлам биргән.
  • Бер кеше бер төркем халыкка сәлам биреп, арадан берсе аның сәламен алса, башкаларның җавап бирүе мәҗбүри түгел.

Сәлам бирелмәс:

  • Намаздагы кешегә;
  • Коръән укыган кешегә;
  • Вәгазь сөйләгән муллага;
  • Вәгазь тыңлаучыларга;
  • Отышлы уеннар уйнаучыларга;
  • Аракы эчүчеләргә;
  • Гайбәтчеләргә.

Кем дә булса танышыгызга сәлам әйтеп җибәргән икән, бу әмәнәтне вакытында илтеп тапшырырга кирәк.

Фото Фрипик сайтыннан.


Нет комментариев