Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Зәй егете «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының суперфиналисты булды

Зәйнең 4нче мәктәбендә 10нчы сыйныфта укучы Максим Петров «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының суперфиналы призеры булды.

«Артек» Халыкара балалар үзәгендә мәктәп укучылары өчен үткәрелә торган «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.

12 ноябрьдә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Суперфинал призерларының берсе — Зәйнең 4нче мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Максим Петров.

«Зур тәнәфес» конкурсы «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында IX–XI сыйныф укучылары өчен тормышка ашырыла.

Быел конкурсның хәлиткеч этабында «Зур тәнәфес»нең дистанцион этапларын һәм көндезге ярымфиналларны узган 1500 өлкән сыйныф укучысы катнашты.

Командаларга берләшеп, финалистлар 4 юнәлеш буенча («Сәнгать һәм иҗат», «Белем бирү технологияләре», «Яшәү мохите», «Җәмгыять») кейс биремнәрен һәм җәмәгать тормышының төрле өлкәләрен яхшыртырга ярдәм итәчәк проектлар эшләделәр. Шулай ук танылган журналистларның, җәмәгать эшлеклеләренең һәм сәясәтчеләрнең лекцияләрен һәм мастер-классларын тыңладылар. Нәтиҗәдә, 600 укучы уку өчен грантлар алды.

Чыганак: Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев