Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Зур этнографик диктант

«Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясе 2019 елның 1нче ноябрендә 11:00 сәгатьтә Россиянең барлык субъектларында һәм чит илләрдә узачак.

Акция Халыклар бердәмлеге көненә багышланган. Россиядә бу акция инде дүртенче ел рәттән үткәрелә.
Диктантта белеменә, социаль хәленә, нинди дин тотуына һәм гражданлыгына карамастан, рус телен белүче барлык Россия һәм чит ил кешеләре катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк.
Диктант үткәрүнең максаты нинди?

Диктантта катнашучыларның Россия халыклары турындагы белемнәрен бәяләргә мөмкин булачак. Әлеге акция этнография фәненә халыкның игътибарын җәлеп итәр дип көтелә.

Биремнәр нинди?


Диктант биремнәре 30 сораудан тора: 20 сорау – барлык регионнар өчен уртак, 10 сорау - һәр субъект өчен аерым булачак.

Диктант язу өчен катнашучыларга 45 минут вакыт бирелә. Барлык биремнәрне үтәгән өчен 100 балл куела.

Ничек тикшерергә?
Нинди дә булса сәбәпләр аркасында төбәк мәйданчыкларында үз белемнәрен тикшерә алмаучылар өчен Зур этнографик диктантның рәсми сайтында 2019 елның 1 ноябреннән 4 ноябренә кадәр онлайн-тест оештырылачак.


Биремнәргә дөрес җавапларны әлеге сайтта 2019 елның 10нчы ноябрендә, ә шәхси нәтиҗәләрне 2019 елның 12нче декабрендә тикшерергә мөмкин булачак.


Узган ел Россиядә һәм чит илләрдә Диктантны 4567 мәйданчыкта 392 мең кеше язган . Татарстан Республикасында акцияне 5000гә якын катнашучы хуплаган. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев