Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Зифа Кадыйрова романы буенча фильм төшерелә

19 июльдә Мамадыш районының Шәдче авылында "Сөмбел" тулы метражлы фильмы төшерелә башлаячак. Бу хакта "Татаркино" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Булачак кинолента - Татарстан һәм Үзбәкстанның уртак проекты. Фильм татар язучысы Зифа Кадыйрованың “Сагынырсың, мин булмам” романы буенча төшереләчәк. Үзбәкстан белән Татарстан кинематографы тарихында беренче тапкыр төшерелә.

Фильмның режиссеры - "Стойкость" фильмы буенча танылган Рәшит Маликов. Татарстан ягын "Мулла" фильмы белән танылган режиссер Рамил Фазлыев тәкъдим итәчәк.

Фильм сценариесын актер, режиссер, Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев эшләде. Үзбәкстанда кино төшерү өчен сәхнәләрне Рәшит Маликов тулыландырды.

Төп герой ролен үзбәк театры актрисасы Динара Асанова башкарачак. Ике төп ир-ат ролендә Татарстан актерлары уйнаячак. Фильмда барлыгы 27 актер катнаша.

Мамадыш районында төшерү эшләре июль ахырына кадәр дәвам итәчәк. Аннары фильм төшерү Үзбәкстанда, Бохара шәһәрендә дәвам итәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/17/189918/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев