Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

ZAMAN Татар блогинг мәктәбе 24-26 апрельдә татар яшьләрен җыя

2021 елның 24-26 апрель көннәрендә «ZAMAN Татар блогинг мәктәбе» узачак.

Мәктәпне Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге оештыра.
Чараның максаты: социаль челтәрләрдә үз блогыңны/битеңне, видео-каналыңны ясау, алып бару һәм популярлаштыру күнекмәләрен булдыру максатыннан уку-укыту мәйданы, аралашу һәм тәҗрибә туплау өчен мохит булдыру.

Катнаша ала: татар телен һәм мәдәниятен үстерү теләге белән файдалы контент булдыру һәм блог алып бару белән кызыксынган 18-30 яшьтәге татар яшьләре. 
Программада каралган: катнашучылар өчен төрле темаларга лекцияләр, практик дәресләр, түгәрәк өстәл, танылган шәхесләр белән очрашулар, мәдәни чаралар һ.б. 
Мәктәптә катнашу өчен 12 апрельгә кадәр гаризаны тутыру кирәк. Гаризага сылтама: https://forms.gle/swcBwBttahw144r77 

Чыганак: http://belem.ru сайты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев