Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Йөрәкләр елъязмасы» акциясендә катнашыгыз

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Йөрәкләр елъязмасы» бөтенроссия акциясе бара.

Акциядә катнашу өчен Бөек Ватан сугышы темасына багышланган шигырь сөйләп видео яздырырга кирәк. 

Видеода иң башта үзегез белән таныштырасыз - исемегез, фамилиягез, ничәнче сыйныфта укуыгызны, шәһәр яки авылыгызны әйтәсез, шигырьне кемгә багышлавыгызны, аның авторын һәм исемен әйтергә кирәк була.

Роликның озынлыгы 15 секундтан 5 минутка кадәр була ала.
Видеоның сыйфаты 1280*720 пиксельдән ким булмаска тиеш.

Акциядә Россиянең бөтен мәктәп укучылары катнаша ала. Алар Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлый яисә чыгышларын үзләренең батыр сугышчы бабаларына багышлый алалар.  

Видеоны яздыргач, letopisserdec@yandex.ru  адресена җибәрергә кирәк була.

Шулай ук 2020 елның 8 маена кадәр #летописьсердец #культурныймарафон хэштеглары белән социаль челтәрләрдә урнаштыра аласыз.

Видеороликта Бөек Ватан сугышында катнашучы туганыгызның портретын урнаштырырга була – ул чакта сезнең видео «Үлемсез полк» акциясе сайтында басылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев