Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Яшь журналистлар өчен бәйге игълан ителде

Бу конкурсны Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе оештыра.

Яшь журналистларның “Каурый каләм” IV Бөтенроссия конкурсы 2020 елның 1 февраленнән башланды.

Ул мәктәп-гимназияләрнең югары сыйныфларында, шулай ук һөнәри урта белем бирү учреждениеләрендә белем алучы татар яшьләре арасыннан журналистикага тартылучыларны барлау максатында уздырыла.

Казан федераль университеты һәм Татарстан Журналистлар берлеге тарафыннан игълан ителгән әлеге бәйге интернет-конкурс рәвешендә узачак. Анда катнашырга теләүчеләр “Журналистика” яки “Публицистика” номинациясе буенча үзләре язган иҗади эшләрне kaurikalam@mail.ru электрон адресына юллыйлар. Мәртәбәле жюри аларга үз бәясен бирә, иң уңышлыларын сайлап алып матбугатка тәкъдим итә.

Конкурс 2020 елның 13 маена кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре 19 майда – Татарстан матбугаты көнендә игълан ителәчәк.

Гран-при иясе һәм номинацияләр буенча җиңүчеләр КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендәге татар журналистикасы бүлегенә өстенлекле шартларда укырга керә алачак. Аларга шулай ук яшь журналистлар өчен уздырыла торган “Алтын каләм” республика фестиваленең финалында катнашу хокукы бирелә.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама аша белергә мөмкин: КФУ сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X