Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Яшь язучыларның республика семинары талантлы яшь авторларны барлый

Татарстан Республикасы яшь язучылар семинары башлап язучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлтелгән.

Татарстан Республикасы яшь язучылар семинары Татарстан Республикасы язучылар берлегенең 85 еллыгы кысаларында үткәрелә, татар һәм региональ рус телле әдәбиятларның иң яхшы традицияләрен дәвам итүче талантлы башлап язучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлтелгән.

Семинарның максаты – талантлы яшь авторларны эзләп табу, аларның беренче әсәрләрен дөньяга чыгару һәм укучыга җиткерү мөмкинлеге бирү, яшь язучыларга аралашу һәм иҗади багланышлар өчен шартлар тудыру, аларның игътибарын Татарстан Республикасы һәм Россия халыкларының тарихына, мәдәниятенә, әдәби традицияләренә юнәлтү.

Семинарда 17 яшьтән алып 35 яшькә кадәр яшьтәге гомуми белем бирү учреждениеләре, урта профессиональ һәм югары профессиональ белем учреждениеләре укучылары, югары уку йортлары  студентлары, Казанда һәм башка торак пунктларында яшәүче эшчеләр һәм хезмәткәрләр катнаша ала.

Семинар ике этапта уздырыла:

I этап (сайлап алу) – 2019 елның 1 ноябреннән 28 ноябрена кадәр;

II этап ( кара-каршы) – 2019 елның 29 ноябрендә.

Чыганак: 

Татарстан Республикасы язучылар берлеге сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев