Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Яшь вебмастер» - «Юный вебмастер» IT-бәйгесе игълан ителде

Бәйгедә Татарстан Республикасының 5-11 сыйныф укучылары 7 номинациядә татар һәм рус телләрендә чыгышлар ясап көч сынаша ала.

Белем Академиясе Иннополис лицее белән берлектә һәм Татнетны үстерү фонды ярдәме белән «Яшь вебмастер» - «Юный вебмастер» дип исемләнгән республикакүләм IT-бәйге игълан итә, дип хәбәр итә белем ру сайты.

Бәйгедә Татарстан Республикасының 5-11 сыйныф укучылары 7 номинациядә татар һәм рус телләрендә чыгышлар ясап көч сынаша ала. Әлеге бәйге "Яшь татнетчылар" дип исемләнгән бәйгегә алмашка килде, дип белдерә оештыручылар.

Бәйге 3 этаптан тора, I этапта конкурс материалларын 27 мартка кадәр оештыручыларга https://forms.yandex.ru/cloud/62081c05c65833e701c88b0c/ адресы буенча юлларга кирәк.

Тугызынчы апрель көнне Иннополис лицеенда бәйгенең финал этабы һәм җиңүчеләрне бүләкләү оештырыла.

Тулырак мәгълүматны беркетелгән НИГЕЗЛӘМӘдә таба аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев