Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Яшь шагыйрьләр конкурсының йомгаклау турына узган катнашучылар исемлеге мәгълүм булды

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге шагыйрь, фәлсәфәче, нашир, алтынчы Закир Рәмиевнең (Дәрдемәнд) тууына 160 ел тулу уңаеннан яшь шагыйрьләр арасында иҗади конкурс игълан иткән иде.

Бәйге әдәби иҗатка сәләтле шагыйрьләрне эзләп табу һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен ачу максатыннан уздырыла. Конкурсның беренче туры читтән торып үткәрелде, ягъни оештыру комитеты авторлардан заявкалар һәм әсәрләр кабул итте. Иҗади бәйге татар һәм рус телләрендә үткәрелде. Ниһаять, мәртәбәле жюри конкурска килгән әсәрләр белән танышып, соңгы турга узган авторларны сайлап алды. Татар телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр:

1. Имамиева Айгөл (Теләче);
2. Габдрахман Айрат (Яр Чаллы);
3. Гыйләҗева Зөлфия (Казан);
4. Закирова Гүзәл (Казан);

5. Әхмәтова Гөлгенә (Лениногорск);

6. Сафина Айзәрә (Яр Чаллы);

7. Хуҗина Зәринә (Казан);
8. Әхмәтҗанова Сөмбел (Яр Чаллы);
9. Галимуллина Ильвира (Казан);
10. Сәлахова Алсу (Казан).

Рус телендә иҗат итүче яшь шагыйрьләр:

1. Нуриев Таһир (Казан);
2. Миңнуллина Эльвина (Казан);
3. Цыганкова Сандра (Казан);
4. Магданов Илнар (Казан);
5. Нафикова Роланда (Әлмәт);
6. Детистов Денис (Әлмәт);
7. Фарукшин Роберт (Әлмәт);
8. Андреева Анастасия (Түбән Кама).

Йомгаклау турына үткән барлык катнашучыларны да чын күңелдән котлыйбыз! Һәм аларны 7 июнь көнне 11.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең актлар залында көтеп калабыз. Яшь авторларга шигырь язар өчен өстәмә тема тәкъдим ителәчәк, остаханәләр, иҗади очрашулар оештырылачак һәм җиңүчеләр игълан ителәчәк. 

Чыганак: http://www.sptatar.ru/index.php?lang=tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев