Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Яшь хокук белгечләре җыела

Бүгенге  көндә хокук  фәне -  җәмгыятьтә  ихтыяҗ зур булган фәннәрнең берсе.БДИ сайлаучылар арасында да әлеге фән иң популяр санала.

11 – 16нчы октябрьдә Казанда «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында хокук фәне буенча бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабына  уку-әзерләнү җыены узачак.

Җыенда 2018/2019нчы уку елында хокук фәне буенча олимпиаданың мәктәп турында һәм узган елда муниципаль этапта җиңгән һәм призлы урыннарны яулаган укучылар катнаша.

Җыенда укучылар белән Татарстан Республикасының һәм Казан шәһәренең хокук фәне буенча әйдәп баручы укытучылары шөгыльләнәчәк.

Җыенда катнашучыларның    Казан (Идел буе)  федераль университетында булу мөмкинлеге дә булачак.  Юридик факультет укытучылары алар белән олимпиадага әзерлек дәресләре уздырачак, шулай ук университетта хокукый белем алу буенча киләчәк перспективалар белән таныштырачаклар.

Чыганак :http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1301244.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев