Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллы шәһәрендә “Маркалар” Халыкара күргәзмәсе ачылачак

Шушы көннәрдә “Көмеш кыңгырау” редакциясе хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең Картиналар галереясендә булып кайтты.

Картиналар галереясендә хәзерге вакытта ике күргәзмә эшли. Аның берсе – кече залда ачылган Мәскәү рәссам-дизайнеры Вера Хәйретдинованың “Чәчәкләр белән әйт” (“Скажи это цветами”) дигән шәхси күргәзмәсе. Моңа кадәр бу рәсемнәр Рәсәйнең күп кенә шәһәрләрендә, Америка, Европа һәм Кытайда булып кайткан.

Вера ханым Лондон, Париж, Нью-Йорк кебек шәһәрләрдә сәнгать белеме алган рәссәм.

Бу күргәзмәдә аның чәчәкләргә багышланган яңа рәсемнәре эленгән. Рәссам ханым чәчәкләр – нәфислек һәм грация символы дип саный. Зур-зур картиналардан күз-керфекләрен ачып көнгә баккан нәфис чәчәкләр елмая. Шулай ук дизайнер ханым бизәгән свитшотларны, аның башка эшләре тәкъдим ителгән альбомнар белән дә танышырга мөмкин.

 Экспозициядә 16 картина тәкъдим ителә. Күргәзмә 26 майга кадәр дәвам итәчәк.

Зур залдагы Халыкара күргәзмә Маркалар дип атала. Аның тантаналы ачылышы – 18 май көнне булачак. Ул 4 июньгә кадәр эшләячәк. Бу проект күренекле Австрия рәссамы ясаган почта маркаларының 30 еллыгына багышлап оештырылган. Бүгенге көндә “Маркалар” проектына катнашучылар арта, күргәзмә бик күп шәһәрләрдә булырга өлгергән. Монда дөньяның төрле илләреннән килгән, төрле ысуллар кулланып ясалган рәсемнәр тупланган. Алар барысы да почта маркасы формасында эшләнгән.

Проект 2013 елдан эшли башлаган. Аның идея авторы - рәссам Ленар Әхмәтов.

Ни өчен марка?

Почта маркасы карап торышка кечкенә генә кәгазь кисәге булса да, ерак араларны тоташтырырга сәләтле. Әлеге проектка бүгенге сәнгатьнең торышын бәяләү максаты белән бөтен дөнья рәссамнары катнаша ала.

Проектта катнашуның бер шарты бар. Рәсемнең авторы киләчәк буыннарга атап үзен бүгенге көндә борчыган мәсьәләләр турында язган хат һәр эшкә өстәмә булып торырга тиеш. Рәссам үзе язган хатны үзе ясаган почта маркасы белән бергә киләчәккә юллый.

Бу проектта күбесенчә яшьләр катнаша. Ә иң өлкән катнашучы - Мәдьяр Хаҗиев. Теләгән рассамнар бөтен шартларны да үтәп әлеге проектка үз рәсемнәрен тәкъдим итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: картина