Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Яңа уку елында мәктәпләрдә дәрескә чакырып кыңгырау чылтырамаячак

2020-2021 уку елында һәр сыйныфның тәнәфескә чыгу һәм дәрескә керү графигы аерым булачак.

Бу тәнәфес вакытында балалар азрак аралашсын өчен шулай эшләнә. Шулай ук, мәктәптә ашау вакыты да һәр сыйныфныкы аерым булыр дип планлаштырыла.

Татарстан республикасының Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина белдергәнчә, балаларның кабинеттан кабинетка күчмичә үз сыйныф бүлмәләрендә генә укуын тәэмин итү кирәк. 

Татарстанда 1 сентябрьдә урамда уза торган линейкаларда 100 кеше катнаша алачак, бинада — 50 кеше. 

«1 сентябрьдә линейкаларны безгә тыймыйлар, бездә булачак, әмма кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк. Урамда линейкада катнашучылар йөздән, ә бинада илледән артмаска тиеш», — дип аңлатты Алсу Әсәдуллина.

Мәктәпләрдә башка күмәк чаралар кичектереләчәк.

«Мәктәпләрдә чаралар булачак, әмма алар параллель сыйныфлар белән бергә яки аерым сыйныфларда булачак. Бу мәктәптәге балалар санына бәйле», — диде Алсу Әсәдуллина.

Ата-аналарга мәктәпкә битлек киеп килергә кирәк булачак, дип искәртте ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев