Реклама
Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбендә 15 апрельдә XI республика Тукай укулары узачак. Әлеге чарада иң актив катнашкан Саба, Нурлат, Чистай, Балтач, Мөслим, Әлки һәм башка районнардан кунаклар көтелә.
Чыгыш ясаучыларның һәркайсы Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүен үзләренең эшләрендә расларга тиеш була. Мәртәбәле жюри составында Татарстан мәгариф һәм фән министрылыгы хезмәткәрләре, галимнәр, педагоглар, язучылар бар.
Чыганак magarif-uku.ru сайты
Фото arskmedia.ru сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз