Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Волонтерлар татарстанлыларга Конституциядәге үзгәрешләрне аңлатачак

Буклетлар, листовкалар һәм брошюралар салынган махсус нокталар республиканың сигез шәһәрендә урнаштырылачак.

Волонтерлар Татарстан халкына илнең төп документының ничек үзгәрәчәге турында сөйләячәкләр. Проектны тормышка ашыру планы турында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы утырышында фикер алыштылар.

«Конституция волонтерлары» проекты Россиянең төп законына кертелә торган үзгәрешләр турында халыкка мәгълүмат җиткерү өчен оешкан. Яз көне республикада, башка төбәкләрдәге кебек үк, агарту чаралары узачак. 

Проект кысаларында Татарстанда 30 дан артык мәгълүмат ноктасы җәелдереләчәк, алар КФУ, мәдәният йортлары, сәүдә үзәкләрендә урнаштырылачак. Волонтерларның сменалар графигы халыкның активлыгына бәйле рәвештә төзеләчәк. Мәсәлән, эре сәүдә үзәкләрендә көненә берничә смена оештырыла. Төп чараларны республиканың сигез шәһәрендә: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Алабуга һәм Чистай шәһәрләрендә үткәрергә планлаштыралар.

Исегезгә төшерәбез, 22 апрельдә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча бөтенхалык тавыш бирү узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев