Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Владимир Путин үзенең яңа елда нәрсә теләвен әйтте

«Барлык россиялеләр дә сәламәт булсын», - диде ул.

Кызыл мәйданда Путин Чиләбе өлкәсеннән 9 яшьлек Дима Ощепковның хыялын үтәде - аның белән бергә бозга чыкты. Моңа кадәр Дима Кызыл мәйданда тимераякта шуарга һәм Россия Президентының Кремльдә кайда эшләвен күрергә хыяллануын хәбәр иткән иде.

«Бергә шуарбыз. Боз булыр дип өметләнәм. Син үзеңне юлда дип исәплә», - дип җавап биргән иде Путин.

Боздагы тренировкадан соң бер кыз Путиннан яңа елда нәрсә теләве белән кызыксынды. Дәүләт башлыгы: «Бөтен кеше дә сәламәт булсын», - дип җавап бирде.

Дима - «Минем белән хыяллан» хәйрия проектының «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында Россия лидеры ярдәм иткән икенче бала. Шулай ук, президент Тула өлкәсеннән килгән 10 яшьлек Александр Колясниковның тере панданы кочаклау теләгән үтәде. 

"Башта панданың үзеннән сорарга кирәк, аның кочаклашасы киләме икән», - дип шаяртты Путин башта, - бу теләк тормышка ашсын өчен бөтен көчемне куячакмын», - дип тә өстәде. Һәм хайваннарны яклаучылар белән киңәшләшергә кирәк икәнлеген искәртте.

«Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында балалар хыялларын тормышка ашырырга теләгән һәр россияле «елкажеланий.рф» сайтына кереп моны башкара ала.

Тулырак мәгълүмат https://www.tatpressa.ru  

https://www.business-gazeta.ru/ сайтларында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев