Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Владимир Путин эшләми торган көннәрне 12нче майга кадәр озайтты

Президент изоляция, чикләү чараларының әкренләп кенә гамәлдән чыгарылачагын искәртте.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин коронавирус белән бәйле эшләми торган көннәрне май бәйрәмнәре тәмамланганчы озайтты. Катгый таләпләр 12нче майга кадәр сакланачак. Бу хакта Президент туры эфир барышында хәбәр итте.

"Май бәйрәмнәре арасында болай да күпләр отгуллар, отпуск ала иде. Ә бу шартларда бу өч көндә эшкә чыгу бигрәк тә куркыныч. Ул өч көнне эшләми торган көннәр дип игълан итәм. Ләкин профилактика чаралары төгәл үтәлергә тиеш", - диде Владимир Путин.

Иң элек эшләми торган атна итеп, 30 марттан 6 апрельгә кадәр көннәр билгеләнгән иде. Аннары Владимир Путин эшләми торган көннәрне 30 апрельгә кадәр озайтты.

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны 93 мең 558 гә җитте. Соңгы тәүлектә илдә 72 кеше һәлак булган. Барлыгы 865 кеше вафат. Россия авыручылар саны буенча Кытай һәм Иранны узып китеп, сигезенче урынга күтәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев