Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Республиканың Милли музеенда «Җиңү адымнары» проекты катнашучыларын бүләкләделәр

«Җиңү адымнары-2022» – мәктәп укучылары арасында уза торган волонтерлык проекты.

Проект кысаларында укучылар Бөек Җиңүгә бәйле төрле акцияләр үткәрәләр. Алар арасында Георгий тасмаларын өләшү, «Җиңү вальсы» флешмобы, җиңү турында шигырьләр уку һәм социаль челтәрләрдә видео урнаштыру һ.б. бар.

Проект 5 ел элек тормышка ашырыла башлады.

2022 елда Татарстанның 39 районында 21 акция узган. 154 мәктәп отряды составында 6-8 сыйныфларда укучы 620 укучыдан артык активист катнашты. Чара 18 меңнән артык тамашачы җыйды.

«Сез бик мөһим эш башкарасыз: Бөек Җиңү турындагы истәлекләрне яшь буынга тапшырасыз, – дип мөрәҗәгать итте укучыларга Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов. - Сезнең сафлар елдан-ел тулыланыр дип ышанам».

"Милли музей – безнең төбәкнең тарихын, шул исәптән Бөек Ватан сугышы тарихын саклаучы төп объект, – дип белдерде музейның генераль директоры Алисә Вяткина. - Ә бүген безгә ул еллар хәтердә саклансын өчен күп эшләр башкарган балалар килә. Мин сезнең әти-әниләрегезгә, укытучыларыгызга һәм «Җиңү адымнары» проекты кураторларына сезне Ватаныбызның чын уллары итеп үстерүләре өчен рәхмәт белдерәм. Музей сезгә һәрвакыт шат. Сезне котлыйм! Һәм «Җиңү адымнары» проектын биш еллык юбилее белән котлыйм» – диде ул.

Җиңүчеләрне 5 номинациядә бүләкләделәр:

«Гран-при» – 1. Чувашско-Бурнаевская школа (Алькеевский район), 2. Балтасинская гимназия, 3. Большеаксинская школа» (Дрожжановский район);

«Лучший командир отряда» – 1. Райля Мингазова (Училинская школа, Арский район), 2. Наиля Нигматуллина (Джалилская школа № 2, Сармановский район), 3. Ислам Хуснутдинов (Смак-Корсинская школа, Арский район);

«Открытие года» – 1. Большемемиская школа (Верхнеуслонский район), 2. Лесхозская школа (Сабинский район), 3. Школа № 21 (Набережные Челны);

«Лучшая командная работа» – 1. Нармонская школа (Лаишевский район), 2. Частная школа № 23 «Менеджер» (Альметьевский район), 3. Балтасинская школа;

«Лучшая реализация «Шага Победы» – 1. Арская школа № 6, 2. Школа поселка Победа (Азнакаевский район), 3. Джалилская школа № 2 (Сармановский район).

«Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең төбәк бүлеге Рәхмәт хатлары белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, ТР Милли музее генераль директоры Алисә Вяткина һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең төбәк бүлеге рәисе Динар Сафин бүләкләнде.

https://mincult.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев