Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Урамга чыгу өчен ялган белешмә ясаган кешегә җәза бирәчәкләр

Ялган белешмә ясаучыга һәм санитар-эпидимологик чикләүләрне бозган өчен штраф яки оешма эшчәнлеген туктатып тору рәвешендә җәза каралган.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Гомуми изоляция чорында эшчәнлекләре туктатылмый торган оешмаларның исемлеге бар. Шулай итеп, халыкны туклану продуктлары һәм беренче кирәк-яраклар белән тәэмин итүче һәм гадәттән тыш хәлләр шартларында кичектергесез эшләр башкаручы медицина һәм даруханә оешмалары, шулай ук кичектергесез ремонт эшләре белән шөгыльләнүче фирмалар өзлексез эшләячәк.

Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чаралары оешмалары да тулы составта эшли.

Мондый оешмалар хезмәткәрләренең эш бирүчедән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган формасы буенча белешмә булырга тиеш.  

Бу документ эшкә барганда гына кулланыла ала, башка максатларга ярамый.

Күзәтчелек ведомствосында ялган белешмә һәм чикләүләрне бозган өчен штраф яки компания эшчәнлеген туктатып тору рәвешендә җәза каралуын билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев