Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Укучылар көндәлеге» җәйге конкурсы җиңүчесе

Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юк.

Бигрәк тә китапта кызыклы хәлләр турында язылса, балалар аны бик теләп укый. Кукмара балалар китапаханнәсенә дә кызыклы китаплар белән танышу максатыннан укучылар бик теләп йөри.

Быел «Укучының мәдәни көндәлеге» республика мәдәни-белем бирү проекты кысаларында уздырыла торган «Укучылар көндәлеге» җәйге конкурсы оештырылды. Әлеге конкурсның төп максаты: җәйге каникул вакытында укучыларның ялын файдалы үткәрү, аларның китап белән кызыксынуларын арттыру.

Конкурс нәтиҗәләре Казанда 20 сентябрьдә билгеле булды. Җиңүче итеп үзәк балалар китапханәсенең актив укучысы, Кукмара 3 нче урта мәктәбенең «3Б» сыйныф укучысы Альмира Вәлиуллина билгеләнде. Каникул вакытында ул бик күп китаплар укыды. Көндәлегендәге кызыклы хәлләрне мавыктыргыч итеп тасвирлавы, төгәллек белән һәр нәрсәне язып баруы Альмираның иҗат талантын, китап укуга һәм әдәбиятка мәхәббәтен күрсәтә. Ул интернет-кибеттән балалар өчен 500 сумлык сертификат һәм диплом белән бүләкләнде. Чын күңелдән котлыйбыз!

Балалар китапханәсе мөдире Зөлфия Гатауллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев