Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Уку елын башлыйбыз: без – Күзкәй мәктәбендә!

Сәфәр чыгарга яратабыз без. Бигрәк тә авыл мәктәпләренә барырга яратабыз. Аларда үзгә бер мохит – үзебезнең мохит була. Күбесендә. Менә шундый рәхәтлекне Тукай районы Күзкәй авылы мәктәбендә дә сизеп кайттык әле.

Сәфәр чыгарга яратабыз без. Бигрәк тә авыл мәктәпләренә барырга яратабыз. Аларда үзгә бер мохит. Үзебезнең мохит була. Күбесендә. Менә шундый рәхәтлекне Тукай районы Күзкәй авылы мәктәбендә дә сизеп кайттык әле. Татарча тел җимермичә сөйләшкән балалар белән аралашып кайттык. Һәрберсе уникум булган унберенчеләр әйтмешли, перспективалы мәктәптә укыганга шулай микән бу? Уникум дип юкка гына әйтмибез. Җырлый, бии, шигырьләр яза, спорт белән шөгыльләнә, рәсем ясый, театр түгәрәгенә йөри... Кайсы белән сөйләшә башласаң да, шулай булып чыга! 
Булат, Чулпан, Сөмбел, Ләйлә, Язилә, Зилия... Исемнәре дә нинди бит аларның! Бу булдыклы, тырыш, сәләтле балалар турындагы язманы газетабызның киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев