Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Төзүче абыйларга зур рәхмәт!»: Чаллыда капиталь ремонттан соң «Канәфер» балалар бакчасы ачылды

«Канәфер» («Гвоздичка») балалар бакчасы 43 ел элек төзелгән һәм бер тапкыр да төзекләндерелмәгән булган.

Капиталь ремонтны бик сыйфатлы итеп "Евростиль" компаниясе төзүчеләре башкарган. Ремонттан соң балалар бакчасын карарга шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде.

Балалар бакчасы мөдире Айгөл Ногманова мэрга ремонтка кадәр һәм ремонттан соң барлыкка килгән аерымлыкларны чагылдыручы фотографияләрне күрсәтте.

Бүгенге көндә әлеге балалар бакчасында 237 бала шөгыльләнә, шул исәптән өч яшькә кадәрге 25 бала һәм 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге 212 бала. 12 төркем формалаштырылган, шуларның өчесе - санатор төркем.

 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев ата-аналарны, балаларны һәм тәрбиячеләрне сәламләп: «Бүген шәһәребездә күңелле вакыйга, без яңа балалар бакчасы ачабыз дип әйтсәк тә була. Быел без мәгариф өлкәсенә 5 млрд сумга якын акча юнәлдердек. Быел үзенчәлекле рекорд куйдык – ике мәктәп төзелде. Гомумән алганда, соңгы алты елда 6 мәктәп, 20 яңа балалар бакчасы төзелде», - дип искәртте.

Балалар бакчасы мөдире Айгөл Ногманова шәһәр мэрына, төзүчеләргә уңайлы һәм куркынычсыз бина өчен зур рәхмәтен җиткерде.

Әлбәттә, балалар да эчтәлекле чыгыш әзерләгәннәр иде. Алар бакча хезмәткәрләрен нинди итеп күзаллыйлар - шуны күрсәттеләр.

 

Тантаналы ачылыш барышында мэр әлеге балалар бакчасында тәрбияләнүче Виктория Абдуллинаны «Эколята - друзья и защитники Природы!» Бөтенроссия конкурсында җиңүе белән тәбрикләде.  

«Үземнең оныгымны күргән кебек булдым» диде Наил Мәһдиев Виктория белән фотога төшкәндә. Без Викторияне җиңүе белән котладык һәм аның белән әңгәмә корып алдык.

http://nabchelny.ru/ файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев