Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда «Тылсымлы каләм- Волшебное перо» бәйгесе узачак

Чаллы Үзәк китапханәсе «Тылсымлы каләм – Волшебное перо» ll нче төбәк әдәби фестивале үткәрә.

Әлеге фестивальдә Татарстанда яшәүче 7 яшь һәм аннан өлкәнрәк авторлар катнаша ала. Катнашу өчен моңарчы беркайда да басылмаган иҗади язмалар:

«Шигърият» (гомуми күләме йөз юлдан артмаган 1-3 шигырь),

«Проза» (гомуми күләме 12 биттән артмаган хикәяләр, эссе, повестьтан өзек)

номинацияләренә кабул ителәчәк.

Һәр номинация буенча 1нче, 2 нче, 3 нче дәрәҗәдәге лауреатлар (7-12, 13-17 яшьлекләр, 18 яшь һәм өлкәнрәк булган яшь категорияләре буенча) билгеләнә. Бәйгегә эшләр 2019 елның 25нче октябренә кадәр кабул ителә.

Фестивальнең нигезләмәсе белән Үзәк китапханә сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев