Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Туристлар һәм республика халкы өчен файдалы мобиль кушымта

Кушымта туристлар өчен бик уңайлы, күпме акча тотарга тели, шулкадәр сала. Чыгымнарын үзе контрольдә тота ала.

Visit Tatarstan бренды (Татарстан Туризм үсеше үзәге) Ак Барс банкы белән берлектә Татарстан Дәүләт комитеты ярдәме белән туристлар һәм республика халкы өчен Tatarstan Tourist Pass мобиль кушымтасы әзерләгән. Мобиль кушымта тәкъдим итүдә "Татар-Информ" хәбәрчесе катнашты.

Tatarstan Tourist Pass продукты берничә функция башкара: туристлык гиды, банк кушымтасы һәм кушымтаны кулланучыларга кафе, бар, музейларда 15 процентка  кадәр ташламалар бирүче программа булып тора. Әлеге проект Татарстан кунакларына милли кухня булган кафе-рестораннар, истәлекле урыннар эзләргә вакыт әрәм итмәскә мөмкинлек бирә.

Татарстан Туризм үсеше үзәге генераль директоры Дилбәр Садыкова әйтүенчә, Татарстан туристлары 2-7 көн эчендә якынча 24 мең акча сарыф итә. “Хәзерге вакытта кушымта тест режимында эшли, 220 йөкләү бар. Кушымтаны бөтен Татарстан буенча кулланырга мөмкин”, - диде ул.

Ак Барс Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Михаил Марин әлеге кушымтага туристлар ягыннан да, кушымтада кафе-рестораннары, музейлары тәкъдим ителәчәк партнерлар ягыннан да ихтыяҗ булуын әйтте. “Туристларга ташламалар, кызыклы чаралар турында мәгълүмат бирелә, партнерларга туристлар агымы килә. Бу кушымта виртуаль карта, клиентлар базасы булдырырга да мөмкинлек бирәчәк”, - диде ул.

Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов мобиль кушымтаны әзерләгәндә Санкт-Петербург тәҗрибәсен өйрәнүләрен әйтте. “Кушымта туристлар өчен бик уңайлы, күпме акча тотарга тели, шулкадәр сала. Чыгымнарын үзе контрольдә тота ала”, - диде ул.

Tatarstan Tourist Pass мобиль кушымтасының Россиядә аналогы юк, ул уникаль. Хәзерге вакытта кушымтага Казандагы 20 кафе, ресторан, музейлар кертелгән. Аларның исемлеге тулылана барачак. Кушымтаны IOS, Android платформаларына йөкләргә була.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/12/189698/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев