Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Тукай образлары дөньясы» республикакүләм рәсем сәнгате конкурсы игълан ителде

Чаллы шәһәренең 1нче балалар сәнгать мәктәбе шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәме белән «Тукай образлары дөньясы» IV Республика рәсем сәнгате конкурсы үткәрә.

Конкурс 5нче апрельдән 25нче майга кадәр күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗади мирасын кадерләп саклауга ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан үткәрелә.

Конкурста балалар художество мәктәпләре һәм балалар сәнгать мәктәпләренең сәнгать бүлекләре, мәктәп укучылары, урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары катнаша ала. Конкурс читтән торып үткәрелә. Конкурсның номинацияләре: рәсем сәнгате, графика, декоратив-гамәли сәнгать, скульптура, компьютер графикасы, фотоколлаж, мультимедиа презентациясе.

Эшләрне detschool1@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк дип хәбәр итә http://nabchelny.ru/ сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев