Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Тукай исеме өчен тавыш бирик!

. «Без аэ­ро­порт исе­мен ге­нә тү­гел, ә Ка­за­ны­быз­ның йө­зен бил­ге­ләү­че, ми­нут са­ен, кө­не-тө­не яң­гы­рап Та­тарс­тан­ны, Ка­за­ны­быз­ны, хал­кы­быз­ны дөнь­я­га яң­гы­ра­тып то­ра­чак исем сай­лый­быз. Бө­тен дөнья та­тар­ла­ры өчен иң бө­ек исем ул. Аның аша без­не Рос­си­я­дә бе­лә­ләр, Ту­кай исе­ме бе­лән без­не дөнья та­ный. Габ­дул­ла Ту­кай 200 мил­ли­он­лы төр­ки дөнья өчен бө­ек ша­гыйрь һәм бө­ек шә­хес», – ди­ел­гән «Сә­ләт» про­ект­ла­ры җи­тәк­че­се Җәү­дәт Сө­ләй­ма­нов һәм «Сә­ләт» яшь­ләр үзә­ге ди­рек­то­ры Ай­гөл Габд­рах­ма­но­ва им­за­ла­ган мө­рә­җә­гать­тә.

 

Ка­зан ха­лы­ка­ра аэ­ро­пор­ты­ның яңа ата­ма­сы өчен та­выш би­рү 30нчы но­ябрь­гә ка­дәр дә­вам итә­чәк. Шорт-лист­ка өч кан­ди­дат чык­ты, та­тар ша­гыйрь­лә­ре Г. Ту­кай, М. Җә­лил һәм ави­а­конст­рук­тор А. Ту­по­лев. Әле­гә 31483 та­выш бе­лән Г. Ту­кай исе­ме ал­да ба­ра, А. Ту­по­лев өчен 10388 ке­ше та­выш бир­гән, М. Җә­лил өчен 4817 та­выш җы­ел­ган.

Ту­кай исе­ме­нә та­выш би­рер­гә өн­дәү­че­ләр ара­сын­да ТР Дәү­ләт со­ве­ты де­пу­та­ты, ша­гыйрь Ра­зил Вә­ли­ев, Та­тарс­тан мөф­тие Ка­мил Сә­ми­гул­лин, Бө­тен­дөнья та­тар конг­рес­сы­ның Баш­кар­ма ко­ми­те­ты рә­и­се Ри­нат За­ки­ров, «ТНВ» те­ле­ра­ди­о­ком­па­ни­я­се ге­не­раль ди­рек­то­ры Ил­шат Әми­нов бар. Та­тарс­тан Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов та Ту­кай исе­ме өчен та­выш бир­де.

tatar-inform.tatar/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев