Тәтеш кызы «Дети Азии»-2022 спорт уеннарында көмеш медаль яулады
Әлеге спорт уеннарында яшь спортчы Тәтеш кызы Рания Рахманова яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Бу хакта «Тетюшские зори» сайты хәбәр итә. Яшь спортчы Рания Рахманова (тренеры Сәгыйть Габдрәүфович Ибраһимов) «Дети Азии»-2022 VII Халыкара спорт уеннарында көмеш медальгә лаек булды.
Кызлар арасындагы ирекле көрәштә 10 команда составында 30 спортчы ярышты. Гомумән алганда, ярышта 12 илдән 1300дән артык кеше катнашты.
Ярыш 26нчы июльдән 2нче августка кадәр Владивосток шәһәрендә үтте.
Сәгыйть Ибраһимов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев