Төркиядән – дүрт медаль белән!
Булдырасың, Кәрим!
Көзге каникулларны сез ничек үткәрдегез? 26нчы гимназиянең 4нче сыйныф укучысы Кәрим Мәрданов өчен менә бик истәлекле узган бу каникул көннәре – ул Төркиянең Анталия шәһәрендә мәктәп укучылары һәм колледж студентлары өчен оештырылган Xнчы Халыкара Олимпиадада катнашып кайткан. Әлеге чараны Анталиядәге Туризм Академиясе һәм РФ генераль консуллыгы оештырган. Быелгы Олимпиадада Россиядән, БДБ, Балтыйк буе, Европа илләреннән, Төркиянең үзеннән студентлар һәм мәктәп укучылары – барлыгы 850 кеше катнашкан. Укучылар математика, рус, инглиз, төрек телләре, физика, химия, биология һәм башка предметлар буенча көч сынашканнар. Ә җиңүчеләр арасында – бик дөрес уйлыйсыз – безнең Татарстан, Чаллы егете Кәрим Мәрданов та бар. Бер генә дә түгел, дүрт медаль алып кайткан Кәрим Төркиядән: рус теле һәм математика буенча – 1нче, әйләнә-тирәне өйрәнү буенча – 2нче, инглиз теле буенча – 3нче урыннар яулаган.
Бу Кәримнең икенче зур уңышы – җәй көне ул Болгариядә Несебр шәһәрендә «Чиксез математика» дип аталган Халыкара Олимпиадада Алтын медаль яулап кайткан иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев