Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Тикшерү тәмамланганчы Камилә Вәлиеваның җиңүе расланмаган дип исәпләнәчәк

Допинг-тест уңай булуга карамастан, Россия фигуристкасы Камилә Вәлиева ялгыз шууда ярышларда чыгыш ясады, һәм көндәшләре арасында иң югары баллларны җыеп җиңүче булды.

Әлеге ситуациягә карата Халыкара Олимпия комитеты вәкиле (МОК) Марк Адамс үз фикерен белдерде.

Халыкара Олимпия комитетының матбугат хезмәте башлыгы сүзләренә караганда, 15 яшьлек спортчының шәхси һәм команда турнирында күрсәткән нәтиҗәсе әлегә расланмаган.

«Допинг буенча тикшерү тәмамланганчыга кадәр Вәлиеваның нәтиҗәсе якынча дип саналачак. Бу команда турниры нәтиҗәләренә дә кагылыр дип уйлыйм», — дип белдерде Адамс матбугат конференциясендә.

 

Исегезгә төшерәбез, Вәлиева Пекин Олимпиадасында хатын-кызлар арасындагы ялгыз шуу буенча кыска программада җиңүче булды. Икенче урынны Анна Щербакова яулады. Александра Трусова — дүртенче.

Фигуралы шуу осталары ирекле программа белән 17 февральдә чыгыш ясаячак. Ярышлар Мәскәү вакыты белән 13:00 сәгатьтә башлана.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sport/16-02-2022/tiksher-t-mamlanganchy-v-lieva-n-ti-l-re-yakyncha-dip-is-pl-n-ch-k-5849474

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X