Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Театраль Идел буе» фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү көне билгеле булды

Татарстанлылар 8 (800) 350-35-43 бушлай номерына шалтыратып “Театраль Идел буе” фестиваленең финалында спектакльләр өчен тавыш бирә ала.

«Театраль Идел буе» фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү 16нчы декабрьдә Түбән Новгородта «Комедiя» театры сәхнәсендә булыр дип көтелә. Бу хакта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу көнне Идел буе федераль округының студентлар һәм мәктәп спектакльләре фестивале лауреатларына, “Иң яхшы режиссер”, “Иң яхшы актер” һәм “Иң яхшы актриса” номинацияләрендә җиңүчеләргә, шулай ук фестиваль афишалары конкурсы призерларына бүләкләр тапшырылачак.

Татарстанлылар 8 (800) 350-35-43 бушлай номерына шалтыратып “Театраль Идел буе” фестиваленең финалында спектакльләр өчен тавыш бирә ала.

Тавыш бирү 29 ноябрьдә башлана һәм бер тәүлек дәвам итәчәк. Үз төбәгең спектакленнән тыш, башка тамаша өчен тавыш бирергә мөмкин. Фестивальнең җиңүчеләрен 30 ноябрьдә онлайн-трансляция вакытында игълан ителәчәк.

Һәр төбәктә йомгаклау рейтингларында жюри фикере исәпкә алыначак. Профессионаллар бәяләвен иллегә илле нисбәтендә халык тавышы нәтиҗәләре белән кушалар.

Татарстаннан Георгий Хугаев пьесасы буенча "Жил-был пес" һәм Сөмбел Гаффарова драмасы буенча "Парковка" спектакльләре җиңүгә дәгъва итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль театр театраль идел буе