Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Тәбриклибез!

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы язучылар оешмасы рәисе, бик күп әдәби бүләкләр иясе, озак еллар «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире булып эшләгән хезмәттәшебез Факил абый Сафинны ихлас күңелдән туган көне – күркәм юбилее белән тәбрик итәбез! 

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы язучылар оешмасы рәисе, бик күп әдәби бүләкләр иясе, озак еллар «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире булып эшләгән хезмәттәшебез Факил абый Сафинның  2 гыйнварда  туган  көне.
Факил абый – кызыклы, күпкырлы, бай биографияле шәхес. Беренче чиратта, ул, әлбәттә,  әдип. «Соңгы көз», «Гөлҗиһан», «Былбыл оясы» повестьлары, «Биек тауның башларында» романы, «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм башка күп әдәби әсәрләр, хикәяләр, тәрҗемәләр, фәнни мәкаләләр, публицистик язмалар, шигырьләр авторы. Икенчедән – мөгаллим. Үзенең туган яклары – Мөслим районында һәм Чаллы шәһәрендә укытучы, мәктәп директоры, югары уку йортында мөгаллим булып эшләү һәм фәнни дәрәҗәләргә ирешү өстенә әдәби түгәрәкләр оештырып, күп яшь каләм ияләрен әдәбиятка алып килгән кеше.КАМАЗның Автомобильләр җыю заводында җыючы-слесарь, бригадир, мастер булып эшләгән, КАМАЗның мактау тактасына кертелгән кичәге "производственник" та.  Дүртенчедән, республикада матбугат үсешенә зур өлеш кертүчеләрнең, «Көмеш кыңгырау» газетасына, “Фән һәм мәктәп», «Мәйдан» журналларына нигез салучыларның берсе. Бишенчедән, күп кенә мәгънәле җырлар, көйләр авторы. Алтынчыдан (монысы әле тулы бәхет өчен иң мөһимедер), ихтирамга лаек әти кеше.

Тагын бер кат гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз Сезне, Факил абый! Үзегезгә һәм гаиләгезгә сәламәтлек, иминлек, тигезлек, тынычлык телибез! Бүгенге кебек кирәкле кеше булуыгызны һәрчак тоеп яшәсәгез иде!

Ихтирам белән, “Көмеш кыңгырау” газетасы коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X