Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Түбән Камада триатлон һәм TIMERMAN балалар йөгереше буенча ярышлар узачак

Барлык катнашучыларга да старт номеры һәм финишта катнашучы медале биреләчәк (бөтен дистанцияне узу шарты белән).

Фото: timerman.org

4 июльдә Түбән Камада  триатлон буенча ярышлар уздыру тарихында беренче тапкыр TIMERMAN командасы старт бирәчәк, анда катнашучыларга Спринт һәм Эстафета-спринт дистанцияләрен узарга туры киләчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ярышларга Казан, Әлмәт, күрше Чаллы һәм Алабуга шәһәрләреннән, шулай ук Йошкар-Ола, Уфа, Можга, Яранск һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 80гә якын катнашучы теркәлгән иде. Әмма үз-үзен триатлонда сынап карарга теләүче түбәнкамалылар әлегә табылмаган.

Спортчыларга өч этап узарга кирәк булачак: йөзү, велосипед һәм йөгерү. Моның өчен TIMERMAN сайтында теркәлергә кирәк. Ярышларда коллегалар белән бергә катнашырга мөмкин.

Яшь спортчылар өчен 600 метр арага "TIMERKIDS2 балалар ярышы оештырылачак. Катнашучылар саны лимиты - 100 кеше. Йөгерештә 3 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.

Ярышта катнашу түләүле.

Барлык катнашучыларга да старт номеры һәм финишта катнашучы медале биреләчәк (бөтен дистанцияне узу шарты белән).

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/26/188749/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев