Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Түбән Камада «Созвездие - Йолдызлык» республика яшьләр фестиваленең зона туры булды

Жюри нәфис сүз, вокал, хореография буенча йөздән артык номерны карады.

Түбән Камада «Созвездие — Йолдызлык» республика яшьләр фестиваленең зона туры узды.

Коллективлар Халык иҗаты йорты сәхнәсендә чын бәйрәм оештырды. Жюри нәфис сүз, вокал, хореография буенча йөздән артык номерны карады. Җирле артистлардан тыш, сайлап алуда Зәй һәм Сарман районнарыннан килгән йолдызлар да катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Барлык лауреатларны, педагогларны һәм аларның әти-әниләрен котлыйбыз. Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин җитәкчелегендәге шәһәр һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәт. Җылы кабул итүләре һәм кунакчыл булулары өчен, барлык түбәнкамалылар алдында баш иябез», — дип яза фестивальдә катнашучылар «Инстаграм» челтәрендә.

Лауреатлар һәм җиңүчеләр арасында түбәнкамалылар да бар. Сайлап алу йомгаклау концерты белән тәмамланды. Мәгълүмат Татар информнан алынды. 

Нәтиҗәләр белән https://tat.e-nkama.ru/news/1891/104220/ сайтында таныша аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев