Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Түбән Кама укучысы декоратив-гамәли иҗат буенча Халыкара олимпиаданың I дәрәҗә лауреаты булды

Түбән Кама балалар йортында тәрбияләнүче Николай Постнов «Яшь осталар йолдызлыгы» дигән декоратив-гамәли иҗат буенча V Халыкара олимпиадада катнашты.

Олимпиада ике өлештән торган: теоретик һәм гамәли. Теоретик өлеш үз эченә Россия территориясендә халык һөнәрчелеге тарихы, гамәли өлеш декоратив-гамәли эшләнмәләр ясау мәсьәләләрен алган.
Николай олимпиаданың барлык сорауларына да җавап биргән һәм «Кинусайга» техникасында картина ясаган.
Конкурс эшләрен югары уку йортлары белгечләреннән торган профессиональ жюри бәяләгән. Алар арасында  Гнесиннар исемендәге РМА, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Мәскәү шәһәр педагогика университеты, И.Я. Яковлев исемендәге Чуваш дәүләт педагогика университеты, Удмурт дәүләт университеты, Казан федераль университеты укытучы-галимнәре булган.
Сынау нәтиҗәләре буенча Николай Постнов – I дәрәҗә лауреат дипломы, ә балалар йорты педагогы Светлана Абдуллина оештыру комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев