Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанның төрле районнарындагы укучыларга бушлай 2 мең планшет тапшырылган

13нче апрельдән планшетлар күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдәге укучыларга тапшырыла башлады. Беренче чиратта, кирәкле техника 9нчы, 10 һәм 11нче сыйныф укучыларына бирелә.

13 апрельдә дистанцион режимда уку өчен 930 планшетны Питрәч, Балтач, Тукай, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Лаеш, Апас, Түбән Кама, Арча һәм Тәтеш районнары, шулай ук Алабуга һәм Казан мәктәпләре (691 планшет) алды. 

Республиканың 21 муниципалитетына 754 планшет, мәсәлән, Чаллының 9-11 сыйныф укучылары өчен 354 планшет тапшырылды. Чаллы мәгълүмати-методик үзәге директоры Надежда Нестерова сүзләренчә, шәһәрдә 9000гә якын 9-11 сыйныфта укучы бар.

Татарстанның Әлки районна 40 планшет китте. Әлки районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савинов сүзләренә караганда, техника белән аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән 9, 10 һәм 11 сыйныф укучыларын тәэмин итәчәкләр.

«Бу бөтенләй техникалары булмаган яки бик тузган техникалы гаиләләр. Гаиләдә, мәсәлән,өч-дүрт бала, аларга бер телефон белән эшләү авыр. Ягъни бу Интернетка чыгу мөмкинлеге булмаган балалар гына», — дип билгеләп үтте ул. 

Савинов Әлки районында 20 мәктәп һәм аларның 16 структур бүлекчәсе эшли, дип өстәде. 1955 укучы укый торган 36 белем бирү оешмасы да хәзер дистанцион эш режимына күчкән.


«Безнең районда дистанцион укыту проблемасы бары тик укучыларның гаджетлары булмау белән бәйле. Алар шөгыльләнү өчен күршеләренә, дусларына йөрергә мәҗбүр, чөнки бер укучыны да мәктәпкә чакырырга рөхсәт ителми. Шуңа күрә без мәгариф һәм фән министрлыгына гына түгел, иганәчеләргә дә мөрәҗәгать иттек. Авыллардан чыккан кешеләр үз мәктәпләренә ярдәм итә: кемгәдер интернет үткәрделәр, кемгәдер роутер куйдылар, үз гаджетларын да бирделәр», — дип билгеләп үтте ул. 

«Бердәм Россия» партиясе дистанцион укыту чорында мохтаҗ гаиләләрдәге балаларны компьютер яки гаджетлар белән тәэмин итү буенча акция башлады», - дип искәртте ул. Бу акция кысаларында инде 15 гаджетны иганәчеләр бүләк иткән. 

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында республиканың 480 мәктәбендә укучыларга уку елы ахырына кадәр 2 мең компьютер техникасы тапшырды. Югары уку йортлары ректорлары 11 сыйныф укучылары өчен 100 дән артык планшет бүләк иттеләр, алар нигездә авыл мәктәпләрендә укыйлар.

Татарстанда 6 апрельдән барлык мәктәп укучылары да дистанцион режимда белем ала. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында аңлатып узганча, һәр мәктәп, үз мөмкинлекләреннән һәм белем бирү программасыннан чыгып, балаларны өйдә укыту оештыра.


Дистанцион укыту, иң беренче чиратт, укытучының һәм укучыларның янәшә булмавын күздә тота. Әгәр укучының шәхси компьютеры, ноутбук, планшеты яки смартфоны бар икән, дәресләр интернеттагы белем бирү ресурсларын кулланып үткәрелә. Әгәр укучының Интернеты юк, бары тик мобиль элемтә генә бар икән, биремнәре укытучы телефон аша хәбәр итә.

Элегрәк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төрле авыл һәм шәһәр мәктәпләре, колледжлар һәм югары уку йортлары укытучыларының дистанцион дәресләрендә булды. Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән булган өлкән сыйныф укучылары өчен 2 мең планшет (30 млн.сумнан артык) алу турында Карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев