Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанлылар «Без» дип исемләнгән II Бөтенроссия гаилә конкурсында катнаша ала

«Без» II Бөтенроссия гаилә видеороликлар конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул ителә. Бәйгегә гаризаларны 1 мартка кадәр җибәрергә кирәк.

Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә Россия мәгариф академиясенең балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты тарафыннан уздырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Бәйге «Без гаилә!», «Безнең милли традицияләребез», «Безнең кече Ватаныбыз», «Безнең гаилә мавыгуларыбыз», «Безнең йорт хайваннары», «Безнең гаилә мультигы», «Гаилә һәм мәктәп» дип исемләнгән номинацияләрдә уза.

Иң яхшы видеоролик авторларына бүләкләр тапшырылачак. Эшләр саны чикләнми һәм берничә номинациядә көч сынашырга була.

Конкурста катнашу өчен, 30 секундтан 5 минутка кадәр озынлыктагы ролик төшерергә һәм аны теләсә кайсы файлообменникка йөкләргә кирәк. Видеоязманың исеме һәм кыскача тасвирламасы булырга тиеш.

Оештыручыларга kino.pedagogika@gmail.com адресы буенча сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Мәгълүмат татар информнан алынды.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/03-02-2022/tatarstanlylar-bez-dip-iseml-ng-n-ii-b-tenrossiya-gail-konkursynda-katnasha-ala-5848524

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев