Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Татарстанда «Язгы каникуллар» дип аталган профилактик акция үтә

Акция ЮХИДИ бүлеге белгечләре тарафыннан каникуллар вакытында балаларның юл-транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан уздырыла.

Чөнки балалар катнашындагы юл һәлакәтләре нәкъ менә аларның яллары вакытында ешая.

Акция кысаларында, мәсәлән, Тукай районында балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрү, ата-аналар җыелышларында катнашу, «Бала – иң мөһим пассажир» чарасы кысаларында пассажир балаларны йөртүне тикшерү кебек мероприятиеләр каралган. Бу хакта «Якты юл» газетасы хәбәр итә.


2022 елның ике аенда республика юлларында балалар белән бәйле 41 һәлакәт теркәлгән. Аларда 2 бала үлгән, 42се имгәнүләр алган. Зыян күрүчеләрнең күпчелеге җәяүле балалар.

Түбән Кама шәһәрендә дә «Язгы каникул» оператив-профилактик чарасы башланды. Каникул алдыннан Түбән Каманың белем бирү учреждениеләрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре укучылар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре турында әңгәмә һәм дәресләр үткәрә. Шулай ук ата-аналар белән балаларны автомобильләрдә йөртү таләпләренә кагылышлы очрашулар үткәрелә.

Язгы каникул вакытында юл-патруль хезмәте экипажлары балалар күпләп җыела торган урыннарда урнашачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Полиция хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне балалар учреждениеләре һәм уен мәйданчыклары яныннан узганда аеруча игътибарлы булырга өнди.

Моннан тыш, ЮХИДИ хезмәткәрләре ата-аналарга каникул вакытында балалар иминлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәклеген искәртә. Иң мөһиме — ата-аналар балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүдә үрнәк булырга тиеш. 


Фото «Якты юл» газетасының Вконтакте социаль челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев