Реклама
Ел саен Татарстанда социаль проблемаларны хәл итәр өчен волонтерлык хәрәкәтенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе үткәрелә. Быел акция 18 апрельдән 1 майга кадәр узачак.
Акция кысаларында ирекле (волонтерлык) эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча төрле чаралар узачак.
Барлык теләүчеләр, шулай ук, 22 майда «Идел Көне» марафоны кысаларында республика өмәсенә чакырыла. Барлык мәгълүмат «ВКонтакте» төркемендә басылып чыгачак. Өмәдә «Язгы игелек атнасы» акциясенә йомгак ясалачак һәм җиңүчеләр бүләкләнәчәк.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yazgy-igelek-atnasy-akciyase-start-aldy-5853344
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз